Сугыш чоры татар поэзиясе


  1941 елның  22 июне. Бу көн безнең илебез тарихына мәңге төзәлмәлслек тирән яра ясады.  Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонысында һәм фронт  өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.
   “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!”  дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә. Ватан сугышы чоры татар шигъриятен өйрәнүгә шактый зур өлеш керткән галим Зәет Мәҗитов сүзләренә караганда, “Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган   шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, < ...> аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән елллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды”. Биш елга якын вакытны үз эченә алган бу чорда заман вакыйгаларына иң сизгер, аларга иң җәһәт һәм эмоциональ яктан иң тәэсирле җавап бирү мөмкинлекләренә ия булган шигърият халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.
    Сугыш чоры шигърият алдына өстәмә таләпләр куя: оперативлык, кайнар публицистик рух, иҗтимагый яңгыраш, халык күңеленең иң тирәндә яткан кылларын чиртү өчен кирәкле драматизм, хәтта кайвакыт трагизм һ.б. Кыскасы, эчтән генә уйлап, кабатлап йөрелгән сүзләрне, патриотизм һәм дошманга нәфрәт хисләрен халык авызыннан, халык теле белән әйтеп бирү бурычы шигърияткә йөкләтелә. Ләкин 1941-1945 еллар поэзиясен катып калган , бары тик туган илгә мәхәббәт хисен гәүдәләндерүгә генә хезмәт иткән дип бәяләү дөрес булмас. Авыр сынау елларында татар шигърияте катлаулы үсеш юлы үтә, яңа бизәкләр белән байый, традицияләрен үстерә. Бөек Ватан сугышы чорында күп шагыйрьләр каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр,үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе,туган җирне,якыннарны сагыну,дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.Кемнәр соң алар куркусыз патриотлар.Аларның  исемнәре халык күңелендә онытылмаслык җыр булып уелды, хәтердә калды:Нур Баян,  Кави Нәҗми, З.Нури, М.Җәлил,Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нури Арсланов, Әнвәр Давыдов, Әнәс Галиев, Салих Батал, Нәби Дәүли, Әхмәт Ерикәй,Әхмәт Исхак, Хисам Камалов, Сәйфи Кудаш, Мөнир Мазунов, Мәхмүд Максуд, Әдип Маликов, Шәйхи Маннур, Зыя Мансур, Шәрәф Мөдәррис, Мостафа Ногман,Бари Рәхмәт һ.б язучыларыбыз.
   Шагыйрьләр борылыш елларында, иҗади эзләнүләрдә кискен үзгәреш таләп ителгәндә әледән – әле халык иҗатына әйләнеп кайталар.  Ә сугыш еллары шигъриятенең поэтикасына тәэсир иткән икенче “тарту көченә” Тәлгат Галиуллин игътибар итә.”1941 – 1945 еллар поэзиясе эчке рухы белән, сурәтлелек чаралары ягыннан гражданнар сугышы, 20 нче еллар башы шигъриятенә якын, - дип билгели ул “Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләлре” дигән мәкаләсендә һәм әлеге күренешнең сәбәпләрен аңлатып бирә. – Эчке рухи дөньяны иркенләп шәрехләү өчен вакыт та, ихтыяҗ да юк. Аның максаты – өндәү, чакыру алымнары ярдәмендә халыкны сугышка, көрәшкә күтәрү, дошманга нәфрәт тәрбияләү, батырлыкны җырлау, үлемне җиңелрәк кабул итәргә әзерләү. Ике чорның да илһам чыганагы, тизләткеч көчәнеше – тирәлек, мохит; сюжет эзләп, вакыйганы хыялда тудырып утырасы  юк” 1   Чыннан да, 1941 ел ахыры – 1942 ел башына караган әсәрләдә автобиографизм, шагыйрьләрнең үз хис – кичерешләренә нигезләнүе, тасвирлаучанлык кебек сыйфатлар аеруча сизелә.
     Фронт хәлләре үзгәрешсез булса да, шигърият үз кануннары белән яши. Сугыш башындагы шашкынлыктан айнып, солдатның гына түгел, бәлки тыныч тормыш өчен яратылып сугыш шартларына үз теләгеннән башка килеп керергә мәҗбүр булган гади кешенең хис – кичерешләрен чагылдыра башлый. Туган җирләрне, сөеклеләрне, әниләрне, дусларны сагыну хисләрен нечкәләп тасвирлау, якын кешеләрне һәм тыныч тормышны хәтерләткән гадәти предметларны, сугыш чынбарлыгы атрибутларын романтик образга әверелдерү 1942 -1943 ел ахыры татар шигъриятенең төп чалымнары була. “Яңа стиль -  җанлы, реалистик, конкрет һәм табигый сурәтләү, поэтик әсәр үзәгенә хисне куеп, кичереш драмаларын гәүдәләндерү, шуңа бәйле рәвештә туган көчле лиризм өстенлек итә”,- дип бәяли сугыш поэзиясендәге бу этапны Зәет Мәҗитов1. Нәкъ шул сыйфатлары аркасында галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр бу елларда атакалар араындагы кыска тынлыктан файдаланып иҗат ителгән, әйтерсең ялгыз калганда хисләргә, хыялларга бирелеп уку өчен язылган, күбесе интим характердагы әлеге әсәрләрне “окоп поэзиясе” дигән исем белән берләштереп йөртә.
   1944 елның көзеннән татар шигъриятенең сагышлы – моңлы кәефе тантана рухы белән алышына. Совет армиясенең җиңүләре белән рухланган авторлар корал һәм ихтыяр көченә, милләтләрнең бердәмлегенә дан җырлыйлар, дошманның чарасызлыгын күреп шатланалар.
   1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш СоветАрмиясенең данлы җиңүе белән тәмамлана. Шуны белдереп, татар егете өлкән сержант Гани Заһитов рейхстаг түбәсенә Байрак кадый. Нюрберг трибуналында немец армиясе маршалы Кейтель фашистик Германия исеменнән капитуляция турындагы документларга кул куя, Кызыл Мәйданда узган Җиңү парадында свастика төшерелгән Гитлер хөкүмәте билгеләре һәм әләмнәре юк ителә...
    Бөек Ватан сугышы татар  шигъриятенең иң өметле көчләрен һәлак итә. Дошман төрмәләре һәм концлагерьларында җәзалап үтерелгән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Батталов, һәм Хәйретдин Мөҗәй; әсирлектән качкан һәм хәбәрсез югалган җәлилче Рәхим Саттар; җиңүгә бер атна калгач дошман пулясы гомерен өзгән Нур Баян һәм аның шатлыгын татырга да өлгерми, 1945 елның 15 июнендә вафат булган Гадел Кутуй... Ил азатлыгы өчен көрәштә башын салган күп язучыларның иҗат биографиясе яңа гына башланып килгән була. Гомерләре киселгән вакытта Аитзәк Аитов, Лотфи Вәли һәм Исхак Закирга – 33, Исмәгыйль Шәфиев һәм Рәхим Саттарга – 30 , Макс Гатау һәм хәбра Рахманга – 28, Мифтах Вәдүткә, Касыйм Вахиткә, Мансур Гаязга – 26, Әгъзам Камалга – 25, Әхтәм Әминевкә - 24, Мөхәммәт Әхмәтгалиевка – 23, Габдулла Галиев һәм Сөләйман Мөлековка нибары 21 яшь була!.. А.Аитов, Л.Вәли, К.Вахит, М.Гаяз, И.Закир, С. Мөлеков, Р.Саттар, И.Шәрәфиев, Ә.Әминевләргә хәтта  шигъри җыентыкларын күрү дә насыйп булмый. Без аларның осталыгын”Алар сафта” ( Казан, 1966) җыентыгына кергән һәм сугыш елларында “Совет әдәбияты”  журналында, “Кызыл Татарстан”, фронт газеталарында чыккан санаулы әсәрләре аша гына күз алдына китерә алабыз ... Г.Галиев һәм Ә. Камалов – ике, Х.Рахман, М.Вәдүт, М.Гатау бары тик бер китап чыгарып өлгерә. Сүз иреген репрессияләр, җәмгыятьтәге шикләнү, “конфликтсызлык теориясе” төрле яктан кысып торган 1930 еллар ахырында егермесе яңа тулып килгән мөстәкыйль фикерләргә омтылучы яшь авторларга нәшриятларда колач җәеп тормыйлар. Ләкин бу кыю егетләрнең кулында нәшрият ишекләрен генә түге, укучыларның күңел капкаларын да ачардай ачкыч була. Ул ачкыч – табигать мулдан биргән шигъри талант! Сугыштан исән – сау кайтсалар алар никадәр гүзәл әсәрләр иҗат итә алган булырлар иде! Иҗади мираслары бай булмаса да, гомерләрен һәм иҗади талантын Ватан өчен корбан иткән каһарман шагыйрьләр милләтебезнең горурлыгы, туачак буыннар өчен туган илгә тугрылык үрнәге булып торалар. Алар хакындагы истәлекләрне, батырларның иҗади ядкәрләрен кадерләп саклау – безнең бурычыбыз.
   Еллар уза, бөек  батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер – бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары – шигырьләр – киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.